Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 октябрь 2019, 15:45

Беренче пластик операция 205 ел элек ясалган

Хирург Джозеф Карпю 1814 елның 23 октябрендә Европада беренче тапкыр «һинд» методы буенча ринопластика ясый. Ул уңышлы уза. Күрәсең, эшенең уң булуына бик ышанып бетмәгән булгандыр, операциядән соң өч көн үтеп, бәйләнгән чүпрәкләрне алгач, Карпю: “Ходаем, борын бит бу!”, дип гаҗәпләнеп әйтеп куя.

Хирург Джозеф Карпю 1814 елның 23 октябрендә Европада беренче тапкыр «һинд» методы буенча ринопластика ясый. Ул уңышлы уза. Күрәсең, эшенең уң булуына бик ышанып бетмәгән булгандыр, операциядән соң өч көн үтеп, бәйләнгән чүпрәкләрне алгач, Карпю: “Ходаем, борын бит бу!”, дип гаҗәпләнеп әйтеп куя.
Менә шул мизгелдән башлап пластик хирургия тиз үсешә башлый. 19 нчы гасыр ахырында пластик хирургиянең төрле ысулларын тасвирлаучы йөзләгән мәкаләләр бастырыла.
Алда әйтеп үткәнчә, Карпю ринопластиканы “һинд” методы буенча ясаган. Бу үз чиратында пластик операцияләрнең элек тә ясалганын күрсәтә. Шул ук һиндлар безнең эрага кадәр 600 ел элек тә эшләгән. Борынгы һинд табиблары сугышта я суд карары буенча зыян күргән борыннардан башка, колакларны, иреннәрне дә төзәткәннәр. Бу өлкәдә һинд хирургиясе Европаныкыннан 18 гасырга кадәр алда барган.
Һинд табибы Сушрута җентекләп тасвирлаган ринопластика ысулы тарихта "һинд" ысулы дип атала. Булачак борынны формалаштыру өчен тире маңгай я бит тиресеннән кисеп алынган.
Аннары пластик хирургиянең үсеш эзләре 15 гасыр ахырына кадәр юк. 15 гасыр азагында Антони Бранка зыян күргән ирен белән колакларны тергезү өчен тукыманы куллардан ала.
Италияле Гаспар Тальякоцци (1545-1599) хәзерге заман пластик хирургиягә нигез салучы булып санала. 1597 елда ул кул тукымалары фрагментлары ярдәмендә зарарланган борыннарны торгызу турында трактат бастыра. Тик Тальякоццияның хезмәте аның замандашлары тарафыннан хөкем ителгән: алар аны законсыз дип санаганнар һәм табигатькә каршы җинаять буларак караганнар.
Бу өлкәнең тиз алга китүенә Беренче бөтендөнья сугышы да зур этәргеч биргән. Солдатлар арасында нинди генә яралылары булмаган бит.
Хәзерге көннәрдә пластик хирургия медицинаның мөстәкыйль юнәлешләренең берсе булып тора.
Читайте нас: