Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 октябрь 2019, 17:31

Шаурма тудырган шау-шулар

Яки гомум туклану оешмаларында гомум таләпләрне үтәмәү нигә китерә?

Башкортстанда чираттагы “ Шаурма-хәләл” киоскы ябылды. “Роспотребнадзор” тикшерүләре буенча ачыкланган җитешсезлекләр сәбәпле, суд приставлары аның эшчәнлеген туктатты.


Бер эшкуар җаваплылыгындагы оешмада шаурма, сумса кебек ит һәм оннан башка ризыклар әзерләгәннәр. Роспотребнадзор белгечләре биредә тикшерү барышында санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәвен ачыклаган. Ризыкларны әзерләгәндә технология таләпләре бозылган, хезмәткәрләр өчен аерым кул, савыт-саба, чимал юуу урыннары гына да булмаган.
Аннан тыш, хезмәткәрләрнең санитар китапчыклары да булмаган. Бу җитешсезлекләр кулланучыларның сәламәтлеге өчен зур зыян тудыручы сәбәпләр. Бу шартларда әзерләнгән ризыклар кулланучылар өчен агулану, инфекция эләктерү куркынычы тудыралар.

Суд шәхси эшкуарны административ җаваплылыкка тарттырган, гомумтуклану предприятиесенең эшчәнлеге 90 тәүлеккә туктатылган.
Читайте нас: