Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 октябрь 2019, 19:05

Ярминкәгә бардыгызмы?

Республика көне уңаеннан Уфада ярминкәләр гөрләде.Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр ниләр генә тәкъдим итми бүген уфалыларга? Биредә чынлап та экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Шәһәр халкы да нәкь шул нияттә ярминкәләргә ашыкты.

Республика көне уңаеннан Уфада ярминкәләр гөрләде.
Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр ниләр генә тәкъдим итми бүген уфалыларга? Биредә чынлап та экологик чиста продуктлар сатып алырга мөмкин. Шәһәр халкы да нәкь шул нияттә ярминкәләргә ашыкты.
Бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, кабакка ихтыяҗ аеруча зур. Бал саткан урыннарда да чиратлар бар.
Фермерлар уфалыларга икмәк һәм кондитер әйберләре, яңа суйган мал ите, җиләк-җимеш, көнчыгыш тәм-томнары һәм хуш исле тәмләткечләргә кадәр тәкъдим итә.
Ярминкәләрдә продукциянең бәясе күпкә түбән.
Бүген бәйрәм ярминкәләре Уфаның бөтен җиде - Дим, Киров, Калинин, Октябрь, Совет районында да гөрли.
Читайте нас: