14 октябрьдән республикада аналог телевидениесе сүндереләчәк. Бу хакта “Башинформ”да үткән матбугат конференциясендә реформаны оештыручылар һәм белгечләр сөйләде.
Сүндерү кабель операторлары абонентларына түгел, ә телевизорны бүлмә антенналары аша караучыларга кагыла. Алар үзләренең экраннарында телевизорны үзгәртеп көйләү буенча сорауларга җавап бирәчәк телефон номерларын күрәчәк. Федераль каналлар күрсәтүдән туктаячак, ә БСТ каналы югалмаячак.
“Реформа республика халкының 15-20 процентына гына кагылачак, чөнки халыкның 60 процент чамасы кабель телевидениесен куллана. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк”,- диде конференциядә катнашучылар.
Цифрлы приставка-җайланмалар бүген көнкүреш техникасы кибетләрендә сатыла, аларны Русия почтасы бүлекләрендә сатып алырга мөмкин. Уртача хакы – мең сумга якын.
Приставкаларны кабызу өчен йортыгызга волонтерларны чакыра аласыз, алар гариза калдырганнан соң тәүлек эчендә килеп җитәчәк. Аларның исем-фамилияләре, фотография һәм оешма мөһере сугылган бейджигы була.
-Әгәр сез колл-үзәккә шалтыратмагансыз, ә волонтер үзе килгән икән, димәк, ул – мошенник,- диде конференция кунаклары.- Тагын бер билге – волонтерлар сезнең өчен приставкалар сатып алмый, эше өчен акча алмый, алар бары тик приставкаларны көйли генә.
Колл-үзәкләргә шалтырату бушлай. “Кызу линия телефоннары:
Федераль – 8-800-220-2002;
Төбәкнеке – 8-800-347-00-55.