"Яшел Башкортостан" акциясе тәүге тапкыр апрель аенда узды. Анда 160 мең кеше катнашты, 109 меңнән күбрәк агач утыртылды. Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров та "Яшел Башкортстан" акциясендә катнашты. Уфа мэры Өлфәт Мостафин һәм 155нче лицей укучылары, укытучылары, ана-аналары белән берлектә Сипайлово бистәсендә агач утырттылар. Киләсе елга муниципалитетларга агач утырту буенча план бүленәчәк.