Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2019, 23:17

Республика районнары “Яшел Башкортостан” акциясенә кушылды

Республика районнары бүген актив рәвештә “Яшел Башкортостан” акциясенә кушылды. Бакалы районында яңа мәктәп сентябрь башында ачылган иде. Бүген мәктәп территориясенә зур зәңгәр чыршылар утыртылды. Анда мәктәп коллективы катнашты.

Бакалы авылының Ворошилов мәйданы "Башкорт ихаталары" программасы кысаларында төзекләндерелгән иде. Бүген анда да күпләп агач утыртылды. Хуш ис таратучы юкәләр, кара миләш агачлары утыртылган мәйдан халыкның яраткан урынына әйләнәчәк.

Баймак шәһәрендә 5000 нарат, чыршы, каен, миләш һәм башка агачлар утыртканнар. Алар киләчәктә шәһәрнең бик күп урамнарын һәм Салават Юлаев, Җиңү паркларын бизиячәк.

Бишбүләк районында бу чарада 400гә якын кеше катнашты. Өмә башланыр алдыннан районның Мәдәният сарае хезмәткәрләре чарада катнашучыларны матур җырлар белән сәламләде. Акция кысаларында юкә, миләш, каен һәм нарат агачлары утыртылды.

Читайте нас: