Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 октябрь 2019, 23:26

Кырмыскалылар гаилә белән килде

Республика көне алдыннан кырмыскалылар да дәррәү “Яшел Башкортостан” акциясендә катнашты. 100дән артык кеше “Ак күл” күле территориясенә үзенең агачын утыртырга килде.

Республика көне алдыннан кырмыскалылар да дәррәү “Яшел Башкортостан” акциясендә катнашты. 100дән артык кеше “Ак күл” күле территориясенә үзенең агачын утыртырга килде.


Күл тирәли 10 крупномер агачы һәм 500 төп спирея утырттылар. Алар куаклы агач, шуңа да аларны “яшел койма” дип тә атыйлар. Алар күл тирәли матур “койма” булып үсәләр.


Кырмыскалыларның бу чарага гаиләләр белән килүе аеруча сөнечле хәл иде. Район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров та шундыйлардан булды бүген. Ул тормыш иптәше, балалары белән агачлар утыртып йөрде. Әти-әниләренең бәләкәй балаларын табигатьне кайгыртырга өйрәтүләрен күреп күңелләр тулды.


Кичә Кырмыскалы авылының Рафиков урамында эре токымлы агачлар аллеясы барлыкка килде. Район үзәгенең көньяк-көнчыгышында исә 10000 нарат үсентесе утыртылды.

Читайте нас: