Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 октябрь 2019, 16:27

Бездә бәйрәм!

Матбугат йорты каршында бүген матур бәйрәм – Әбүнәчеләр көне үтте.

Матбугат йорты каршында бүген матур бәйрәм – Әбүнәчеләр көне үтте.

Һәрбер гәзит һәм журнал үзенең өстәлен куеп, басмаларга язылу оештырдылар. Халык кырмыска оясын хәтерләтә иде: һәр язылучыга истәлекләр бүләкләр тапшырылды, күренекле җырчылар белән якыннан күрешеп, фотога төшү мөмкинлеге булды. Кунаклар арасында журналистика ветераннары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар булуы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде.
Килгән кунакларны Башкортстанның матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, “Башкортстан Республикасы” дәүләт нәшрият йорты генераль директоры Венера Хәкимова, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары, бөтендөнья башкортлары королтайы президиумы рәисе Эльвира Аетколова һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде һәм бәйрәм белән котлады.

“Өмет” гәзите исеменнән популяр җырчы Гөльфия Шәвәлиева чыгыш ясап, үзенең дәртле җырлары белән килгән кунакларның күңелен күтәрде.

Әйткәндәй, бүгенге көннән гәзит-журналларга ташламалы хакка язылу буенча ун көнлек башланды. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, яраткан матбугатыгызга язылып калырга ашыгыгыз!

Бәйрәмдә гәзиткә язылучылар арасында отышлы уенда уйнау мөмкинлеге дә бар иде: оештыручылар матур призлар әзерләгән иде, төп приз – телевизор.
Читайте нас: