Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 октябрь 2019, 16:39

Испаниядә “Торатау” геопаркын күрсәткәннәр

Испаниянең Севилья шәһәрендә ЮНЕСКОның Европа геопарклары конференциясендә беренче тапкыр халыкара дәрәҗәдә Башкортстанның “Торатау” геопаркын тәкъдим итү булган. Конференциядә бөтен дөньядан 400ләп вәкил катнашкан.

“Торатау” геопаркы концепциясен эшләүчеләр территорияне үстерү моделен күрсәткән. Аны башта Мәскәүдә Башкортстан көннәрендә дә күрсәткән иделәр.

Геопаркны үстерүдә киләсе адым туристлар өчен уңайлы мохит тудыру һәм эшкуарлыкны активлаштыру булачак. Торатауны халыкара дәрәҗәдә күрсәтү киләчәктә Башкортстандагы туризмны үстерергә булышлык итәчәк, диләр белгечләр.
Читайте нас: