Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 сентябрь 2019, 02:53

Керемнәр ник акрын арта?

Русиялеләрнең реаль керемнәре 2019 елның икенче яртыеллыгында 1 процентка артырга мөмкин.

Русиялеләрнең реаль керемнәре 2019 елның икенче яртыеллыгында 1 процентка артырга мөмкин. РФ икътисади үсеш министры Максим Орешкин “Москва. Кремль. Путин” тапшыруына биргән интервьюсында шул хакта сөйләп үткән.


“Икенче яртыеллыкта 1 процентка күтәрелеш көтәбез. Бер елга 2 процент тәшкил итәргә тиеш”, - дигән ул.

Керемнәрнең артуына инфляциянең акрынаюы да йогынты ясарга тиеш. Министр 2020 елда русиялеләрнең керемнәре – 1,5, 2024 елда 2,4 процентка күтәрелергә тиеш, дип фараз кыла.
Июль азагында Росстат илдә 20 млн. кеше яшәү минимумыннан азрак алып яши дип белдергән иде. 2018 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда бу күрсәткеч быел 13,9 проценттан 14,3 процентка күтәрелгән. Моңардан соң РФ Хөкүмәтенең киңәшмәсендә Президент Владимир Путин русиялеләрнең реаль керемнәре акрын артуга борчу белдерде. Ул быел икътисади үсешне тотрыклырак ясарга чакырды.



Читайте нас: