Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 сентябрь 2019, 13:00

Бер җенесле гаилә уллыкка алган балалары белән Русиядән качкан

Кая тәгәрибез соң без? Шундый парлар турында укысам күңелләрем болгана...

Уллыкка балалар алган бер җенесле русиялеләр пары башта Украинага, аннан АКШка барып, сыену сораган. Мондый карарның сәбәбе – “Русиянең хокук саклау органнарының гаилә белән бертуктаусыз кызыксынуы”.


Ирләрнең Русиягә кайтырга җыенмаулары билгеле, уллыкка алган балалар ел башыннан Америка мәктәбенә укырга төшкәннәр һәм “яңа шартларга адаптацияләшә”.
Июль аенда Тикшерү комитеты башкаланың Марьино районы социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә каршы 2010 елдан алып ике ирнең 2 малайны уллыкка алып тәрбияләүләре өчен җинаять эше ачкан иде. Тикшерү фикеренчә, бу пар “традицион булмаган мөнәсәбәтләр пропагандалый, балаларда гаилә кыйммәтләренә карата булган күзаллауны боза, балаларның сәламәтлегенә, әхлакый һәм рухи үсешләренә зыян сала”.
Мәскәүдәге кеше хокуклары буенча вәкил Татьяна Потяева РИА Новости белән әңгәмәсендә баланы бер генә ата-анага опекага бирү мәсьәләсен Русия законнары берничек тә җайлаштырмый диде. Аның фикеренчә, опека органнары ягыннан бернинди закон бозу очраклары да булмаган.
Читайте нас: