Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 сентябрь 2019, 20:53

Адәм көлкесе диюдән башка сүз юк

Фото кадрларына карап һушыгыз китмәсен. Бу Шаран районындагы “Радуга” балалар бакчасындагы бер төркемнән күренеш.

Фото кадрларына карап һушыгыз китмәсен. Бу Шаран районындагы “Радуга” балалар бакчасындагы бер төркемнән күренеш.

Шаран районы прокуратурасы “Радуга” балалар бакчасында җылылык бирүне тергезергә мәҗбүр итте.


Надзорлык ведомствосы билгеләвенчә, 150ләп бала йөргән мәктәпкәчә учреждениедә, җылылык булмаган. Тикшерү моментына уен бүлмәләрендә һава температурасы +16 градус җылылык тәшкил иткән. Балалар калын, җылы кименәрдә йөргән. Ә санитар норма һәм кагыйдәләр буенча уен бүлмәләрендә +18... +24 градус булырга тиеш.
“Прокуратура район хакимияте башлыгына закон бозу очракларын бетерү буенча кисәтү ясаган. Бары тик шуннан соң гына бинага җылы бирәләр”, - дип сөйлиләр БР Прокуратурасының матбугат хезмәтендә.
Адәм көлкесе диюдән башка сүз юк. Ел саен көз көннәрендә җылылык сезоны башлана. Ничәмә-ничә комиссияләргә “Җылылык сезонына әзер” дип отчетлар бирәләр ил буйлап. Тик ... халык өшемичә, президентка зарланмыйча, социаль челтәрләрне бу темага тутырмыйча, кем әйтмешли, боз кузгалмый.
Читайте нас: