Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2019, 10:14

“292 кеше һәлак булды” – Башкортстан халкына мөрәҗәгать итте Радий Хәбиров

Республика Башлыгы водительләрне юл йөрү кагыйдәләре һәм тизлек режимын үтәргә чакырды.

Республика Башлыгы водительләрне юл йөрү кагыйдәләре һәм тизлек режимын үтәргә чакырды.

“Сез зур тизлектә очудан туктамасагыз, аварияләрдә һәлак булучыларны җирләүдән туктамаячакбыз. Республикада хәвефсез һәм сыйфатлы юллар программасы кысаларында зур эшләр башкарыла. Юллар төзелә һәм төзекләндерелә, юл билгеләре һәм юллардагы сызымнар яңартыла, урамнарга электр фонарьлары урнаштырыла. Моның уңай нәтиҗәләре дә сизелә. Агымдагы елда юлларда һәлак булучылар саны узган елдагыга караганда 57 кешегә азрак. Әмма аварияләрдә барыбер 292 кешебезне югалтканбыз. Сез хәрәкәт итү тизлеген киметмәсәгез, барлык тырышлыклар бушка китәчәк.


Балаларыгыз белән хәрәкәт иткәндә бигрәк тә сак булугызны сорыйм. Хәерле юллар барыгызга да”- диде, үзенең мөрәҗәгатендә Радий Хәбиров.

Читайте нас: