Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2019, 09:10

Чит калдыклар безгә ник кирәк?

Русия әкрен, әмма чынлап торып бар галәмнең чүп-чарын җыючыга әверелә түгелме?

Русия әкрен, әмма чынлап торып бар галәмнең чүп-чарын җыючыга әверелә түгелме?
Русиянең чит илләрдән күп нәрсә сатып алуын беләбез: әфлисун, мандарин һәм сырдан башлап төрле җиһазларга, киемгә, каләм-ручкага кадәр. Ләкин күпләребез Русиянең пластик калдыклар да сатып алуын беләме? Юктыр.
2019 елда Русия пластик калдыклар импортын тагын да арттырган – безгә иң күп чүп-чарны Төркия һәм Белоруссия бирә. Барлыгы 18 ил чүп-чарын безгә кертә, шул исәптә – Украина белән АКШ та. Читләрнең чүп-чарын сатып алудан безгә ни мәгънә? Җитмәсә, сүз без көне-төне зыяны турында сөйләгән пластик турында бара.
Кешеләр битарафлыгы аркасында пластикның табигатькә, елга-күлләргә, океан-диңгезләргә никадәр зыян салуын беләбез. Саннар теле белән әйтсәк, бу проблеманың тагын да кискенрәк булуын күрербез:
  • дөнья океаны суларына һәм Җир шарының башка су объектларына ел саен 8 миллион тонна пластик чүп-чар эләгә.
  • БМО исәпләве буенча, 2050 елга суда балыкка караганда пластик күбрәк булачак.
Ике сорау туа – безгә чит чүп-чар нигә кирәк? Үзебездә пластик калдыкларны җыярга нәрсә комачаулый? “Чиста ил” төбәк операторлары ассоциациясенең башкарма директоры Руслан Гобәйдуллин бу җәһәттән болай ди:
  • Чынында исә, Русия чит илләрдән чүп-чар түгел, ә эшкәртүче заводлары өчен чимал сатып ала. Болар – сортларга бүленгән, икенчел кулланышка әзерләнгән пластик каплар калдыгы. 2018 елда сатып алулар күләме буенча беренче урында Белоруссия булды – аннан безгә 7 мең тонна хезмәтен тутырган пластик килде. Башлыча Болар башлыча – төрле эчемлекләрдән бушаган прессланган ПЭТ-шешәләр. ПЭТ-“хлопья”лар да сатып алына. Алары – юылган, вакланган шул ук пластик шешәләр. Полипропиленнар, полиэтилен да бар. Безгә импорт итеп пластик чималы бирүче башка илләр – Украина, Казахстан, Бөек Британия, Ирландия, Испания, Голландия һәм Германия. Ә менә Төркиядән безгә яшел шешәләрдән эшләнүче полиэстер төрә торган лента килә. Шешәләрен Төркия үзе Европадан сатып ала.
Рәсми таможня статистикасы буенча Русиянең чит илләрдән “калдыклар, кисекләр һәм пластмасстан скраплар” категориясендәге сатып алулары 2018 елда 20,3 млн. доллар тәшкил иткән. Бу әллә ни зур сумма түгел. Ләкин ул бер эл элеккә караганда 32 % күбрәк, җитмәсә, 2019 елның беренче ярты еллыгында импорт үсеше дәвам итә.
Ни өчен? Ничек кенә гаҗәп булмасын, Русиянең пластик калдыклар эшкәртүче заводларына чимал җитми. Ел саен илебездә 3 млн тонна кулланышта булган пластик шешәләр һәм башка полимер чүп-чар җыела. Әмма аларны җыю һәм сортларга бүлү процессы шулкадәр камилләшмәгән, ул пластикның нибары 10-15 % гына үтильләштерелә. ПЭТ-эшләнмәләрен эшкәртү - 24 %.
Чагыштырып карау өчен: Швейцариядә, Япониядә, Канадада пластик капларны эшкәртү - 90%. Ә без кайчан бу дәрәҗәгә җитәрбез?
Безнең иң зур бәлабез – чүплекләргә һаман да сортларга аерылмаган чүп-чар түгелә. Шуңа да пластикны үтильләштерү проблемасын каты көнкүреш калдыкларын аерым җыю системасын булдырмый торып хәл итеп булмаячак.
Әлеге вакытта “Экология” милли проекты шундый максат куйды: илебездә каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү дәрәҗәсе 2019 ел ахырына 12 %ка, ә 2024 елга 60 %ка җитәргә тиеш. Әгәр билгеләнгән темпларны саклый алсак, быел барлык төр калдыкларның 7% үтильләштереләчәк, ә 5 елдан – 36%. Милли проект кысаларында чүп-чарны эшкәртүгә һәм үтильләштерүгә әзерләүче 200 яңа предприятие төзү планлаштырыла.
2018 елда илдә, шул исәптә безнең республикада да, чүп-чар реформасы эшли башлады. Әмма ул әкрен бара, хәл итәсе проблемалар, ачыклыйсы мәсьәләләр бихисап. Сортировкалаучы комплекслар кирәк, ә моның өчен инвестицияләр җәлеп итү мөһим. Торак кварталларында якын киләчәктә 750 меңләп чүп контейнерлары урнаштырырга кирәк...
Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: безгә, иң беренче чиратта, чит илләрнең пластик, полимер калдыкларны җыю, эшкәртү тәҗрибәсен ныклап өйрәнеп, шуны үзебездә кулланырга өйрәнергә кирәк. Дөрес, без моңа кадәр кулланган пластик шешәләрдән, пластик каплардан бер көн эчендә генә котыла алмаячакбыз. Ләкин безгә пластикны яңадан эшкәртергә, табигатькә, сулыкларга, кешелеккә зыянсыз әйберләр эшләргә өйрәнергә вакыт.
Пластик саннарда:
  • Русия халкы елына пластик пакетларга 68 млрд сум сарыф итә;
  • Дөнья супермаркетларында 1 минут эчендә 1 млн пакет сатыла;
  • 200 пакеттан 1се генә кире эшкәртүгә җибәрелә;
  • Русиядә яшәүче бер кешегә елына 181 пакет туры килә, Европада – 90, Ирландиядә – 18 пакет.
Читайте нас: