Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 сентябрь 2019, 21:40

Башкортстан прокуроры Владимир Ведерников: “Туган ягыма кайттым дип исәплим”

Бүген Дәүләт Җыелышының утырышында депутатлар Башкортстан прокуроры вазифасына Владимир Ведерников кандидатурасын килештерделәр.

Бүген Дәүләт Җыелышының утырышында депутатлар Башкортстан прокуроры вазифасына Владимир Ведерников кандидатурасын килештерделәр.

Русия генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, аны тәкъдим иткәндә, Ведерников үзен таләпчән һәм профессиональ белгеч буларак танытты, һөнәри сыйфатлары буенча республика прокуратурасының сыйфатлы эшен тәэмин итә алачак дип билгеләде.
Үзенең чыгышында Владимир Ведерников прокуратурада 23 ел эш дәверендә үзе өчен төп принцип итеп гаделлекне сайлавын, һәм аның өчен иң өстене кеше булуын белдерде. Ул күп эшләргә өйрәнгән, үзенең хезмәттәшләреннән дә шуны көтә.
“Мин монда җитди эшләргә һәм озакка кайттым, республикага кайтуымны вакытлыча күренеш дип кабул итмим. Минем картәтием, Бөек Ватан сугышы ветераны – Белокатай районында туып-үскән. Шуңа күрә мин туган ягыма кайттым дип исәплим”, - диде Башкортстан прокуроры вазифасына кандидат Владимир Ведерников.
Читайте нас: