Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 сентябрь 2019, 22:56

Агулы калдыкларга хуҗа табылды

Әлегә кадәр иң агулы калдыкларны җыеп, аларны зарарсызландыру хуҗасыз иде.

Әлегә кадәр иң агулы калдыкларны җыеп, аларны зарарсызландыру хуҗасыз иде.


Төрле кислоталар, аккумуляторлар, агулы тозлар, лампаларны зарарсызландыру бик зур проблемалар тудыра килде. Чөнки аларны эшкәртү өчен заводлар бармак белән генә санарлык. Төрле юллар белән акча табарга күнеккән кешеләр, агулы матдәләрне җыеп, тормыш-көнкүреш калдыклары полигонына түгә иде. Моның өчен сәнәгать оешмаларыннан алар зур акчалар алдылар. Нәтиҗәдә, алар зарарсызландырылмады, киресенчә, табигатькә, әйләнә- тирәгә, эчәр суларыбызга агу булып кушылды. Русия буенча елына 400 мең тонна агулы калдык җыела. Шуларның бары 1,5 проценты гына эшкәртелә. Алдагы көндә, ягъни 25 сентябрьдән агулы калдыкларны җыю һәм зарарсызландыруны “Росатом” дәүләт корпорациясе башкарачак.
Читайте нас: