Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2019, 15:28

Ниһаять, бассейнлы булачаклар!

Радий Хәбиров районнарда бассейннар җитешмәвен белдерде.

Радий Хәбиров районнарда бассейннар җитешмәвен белдерде. Бу проблема белән бәйле 16 бассейн төзергә карар иткәннәр. Мәсьәлә кичә “Төзелеш сәгате”ндә каралды.


“Төзелеш сәгате”ндә кискен проблеманы карадык. Башкортстанның 16 муниципалитетында бер бассейн да юк. Алар белән без нибары 15 процентка тәэмин ителгән. 7 меңнән артык кеше йөзү белән шөгыльләнә, ләкин сорау күпкә югарырак. Бүгенге көндә 6 районда төзелеш бара инде. Бүген кыска вакыт эчендә тагы 16 бассейн төзелешен башлап җибәрү юлын таптык”, - дип язды Радий Хәбиров.


Республика Башлыгы йөкләмәсенә ярашлы, “Төзелеш сәгате”ндә БР Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артем Ковшов бассейнлы спорт комплекслары төзелеше планын тәкъдим иткән. Республика җитәкчесе 2024 елга бу мәсьәлә хәл ителәчәк дип вәгъдә бирде.


Радий Хәбиров шулай ук кышкы спорт төрләре алга киткән районнарда боз аренасы белән берләштерелгән бассейн төрен өйрәнергә тәкъдим итте. Андый комплекс энергия ресурсларын оптималь куллануны күзаллый: бозны суытканда бүленгән җылылыкны бассейн суын җылытуга юнәлтергә була.


Читайте нас: