Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 сентябрь 2019, 14:04

Башкортстан 4 көнлек эш атнасын кертергә җыенмый

Узган атнада Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашуында 4 көнлек эш атнасына күчү хакында фикер алышырга чакырды.

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча милли проектта канашкан Башкортстан предприятиеләре әлегә 4 көнлек эш атнасын кертү проектында катнашырга җыенмый, дип белдерде БР Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры вазифасын башкаручы Юрий Мельников.


Моңа кадәр “Известия” гәзите, икътисади үсеш министры урынбасары Петр Засельскийга сылтанып, Хезмәт министрлыгы хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү буенча милли проектта канашкан предприятиеләр арасында 4 көнлек эш атнасын кертү эксперименты хакында фикер алышачак дип язган иде.
Компанияләр исемлегенә эшкәртүче оешмалар, авыл хуҗалыгы, фәнни һәм техник эшчәнлек, төзелеш предприятиеләре керә диелгән иде.
“Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлекне яклау” милли проектына бүгенге көндә Русиянең 30 төбәгенең 266 кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләре кергән. Шулар арасында безнең республика да бар.
Узган атнада Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев Русиянең Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Михаил Шмаков белән очрашуында 4 көнлек эш атнасына күчү хакында фикер алышырга чакырды. Шмаков премьер-министрга Русиянең өч яклы комиссиясе кысаларында бу башлангычны өйрәнер өчен эшче төркем булдырылачак дип белдерде.
Читайте нас: