Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 сентябрь 2019, 00:38

Ниһаять, ачкычлы булдылар!

Башкортстанда 140 гаилә алданган өлешче булудан туктады.

Башкортстанда 140 гаилә алданган өлешче булудан туктады. Бу турыда Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров үзенең “Фейсбук” битендә хәбәр итте.
“Нефтекамадагы 2 йортны төзеп бетерер өчен без РАИП челтәренә 25 млн. сум акча салдык, төзүчеләргә казнадан тыш чыганаклардан елына дүрт процент белән 50 млн. сум кредит бирдек. Бу билгеләнгән вакытта эшне тәмамлап, кешеләрнең кулларына ачкыч бирергә мөмкинлек бирде”, - дип язган ул.

Өлешчеләр бу бәхетле көнне 5 ел көткәннәр. Кызганычка каршы, Башкортстанда һаман да акчасын түләп, фатирының төзелеп беткәнен көтеп ала алмый зар тилмереп йөргәннәр күп.

Радий Фәрит улы аларга йортларын ничек кайтару механизмнарын беләбез, тиз арада ярдәм кулы сузарга тырышабыз, дип вәгъдә итә.

Шушы көннәрдә Нефтекама шәһәренең 25 микрорайондагы Карцев урамында урнашкан 27 һәм 28 санлы йортларның фатир ияләре дә, ниһаять, ачкычлы булды.

Торак комплексын “Интеграл” акционер оешмасы төзергә тиеш булган. Күпфатирлы йортлар төзергә алар 2015 елда ул рөхсәт алганнар. Тик кешеләр йорт туен үткәрү хыялы белән генә яшәгән. Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча “юл картасы” төзелгән, кешеләрнең бозылган хокукларын тергезү буенча эш башланган. Проблемалы йортларны төзеп бетерү өчен компанияне алмаштыру турында карар иткәннәр һәм бу эшне “НефтекамскСтройЗаказчик” оешмасына йөкләгәннәр. БР Дәүләт төзелеш комитетының юл картасына ярашлы, 2020 ел азагына кадәр тагын ике торак комплексын – 26 һәм 29 санлы йортларны кулланылышка тапшыру карала.
Читайте нас: