Татарстан Хөкүмәте һәм Coca-Cola компаниясе каты көнкүреш калдыкларын аерып җыю буенча килешү төзегән.
Бөтен дөньяга билгеле компаниянең “Калдыкларсыз шәһәр” проекты кысаларында, безнең ил күләмендәге бу беренче килешүе.
Компания үзе сатуга чыгарган эчемлек савытларын тулысынча җыеп алырга вәгъдә бирә. Калдыкларны аерып җыю өчен контейнерларны да үзләре сатып алып урнаштырачак. Җыелган калдыкларны икенчел эшкәртергә озатуны да компания үз өстенә алачак. Барлык компанияләр дә шушы рәвешле эшләсә, дөньялар чистарып калыр иде. Урындагы коммуналь хезмәтләргә дә эш җиңеләер иде.