Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2019, 14:40

Иген кайда ничек үскән?

Башкортстанда урып-җыю ничек бара?

Бүгенге көнгә республикада 2 миллион тоннадан күбрәк иген җыелган.


9 сентябрьгә булган мәгълүмат буенча, бөртекле һәм кузаклы культура мәйданнарының 64 проценты җыелган, 2,1 миллион тоннадан күбрәк ашлык суктырылган.

Уңыш күрсәткече республика буенча гектарыннан уртача 19,8 центнер чыга дип хәбәр итәләр төбәкнең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан. Иң күп уңыш җыючылар – көньяк урман-дала зонасының 11 районы. Аларда уңыш гектарыннан уртача 26 центнер белән урый. Иң түбән күрсәткеч Урал аръягында теркәлә. Бу якларда, җәен корылык булу сәбәпле, уңыш күләме – гектарыннан 9 центнердан кимрәк.
Читайте нас: