Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 сентябрь 2019, 10:47

Сайлау көнендә кайнар линия эшли

8(347)218-01-64 номерына кемнәр шалтырата ала?

Башкортстанның Иҗтимагый палатасы бүген, ягъни 8 сентябрьдә үткән сайлаулар буенча “кайнар линия” оештыра.

Ул иртәнге 7.00 сәгатьтә эшли башлады. Шалтыратулар кичке 21.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Сайлаучыларның хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылуга тап булган һәркем – гражданин, сайлау участогы күзәтүчесе, партия вәкиле – 8(347)218-01-64 телефон номерына шалтыратып хәбәр итә ала.

Мәгълүматлар шунда ук республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә тапшырылачак. Иҗтимагый палатаның хокукый мобиль төркеме тәртип бозулар турында хәбәр килгән сайлау участокларына чыгачак.
Читайте нас: