Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2019, 10:27

Дим елгасын Чишмә шикәр заводы пычраткан

Кичә, 4 сентябрь көнне Чишмә районының Кара-Якуп авылында Дим елгасына зур торбадан пычрак су агызуларын язган идек.

Кичә, 4 сентябрь көнне Чишмә районының Кара-Якуп авылында Дим елгасына зур торбадан пычрак су агызуларын язган идек. Вакыйга урынына Чишмә районы башлыгы Флүр Уразмәтов, район хакимияте вәкилләре, БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белгечләре торба хуҗасын ачыкларга дип тиз арада килеп җитәләр. Баксаң, кап-кара сыекча агызган торба Чишмә шикәр заводыныкы икән. Бу хакта Башкортстан Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгында хәбәр итәләр.
Торба җирле шикәр заводының су агыза торган рәсми ноктасы булып тора. Яңгырлар нәтиҗәсендә торбага эләккән туфрак агызылган суны кап-карага буяган.
Читайте нас: