Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2019, 21:27

Торба хуҗасы кем?

Бүген социаль челтәрләрдә республика халкын хафага салган видеоязма пәйда булды.

Видео кадрларында күренгәнчә, зур торбадан елгага кап-кара төстәге сыекча ага. Ролик авторы бу видеоязма Чишмә районының Кара-Якуп авылында Дим елгасы буенда төшерелгән ди. “Вести” Башкортостан” Чишмә районы башлыгы Флүр Уразмәтов белән бәйләнешкә чыга. Флүр Уразметов шалтырату моментында шушы торба янында булуын әйтә. Аның белән район хакимияте вәкилләре, БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы хезмәткәрләре, Роспотребнадзор белгечләре булуын да җиткерә. Белгечләр торбаның иясен ачыклау белән мәшгуль.
Читайте нас: