Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2019, 17:54

Самолетларны кошлардан ничек сакларга?

Аэропортларда самолетларны кошлардан саклау чаралары яңартылачак.

Аэропортларда самолетларны кошлардан саклау чаралары яңартылачак. Күптән түгел, төгәлрәк әйткәндә 15 август көнне, “Урал авиалинияләре” самолеты, Жуковский аэропортыннан күтәрелгән вакытта акчарлаклар көтүе белән бәрелешеп, ашыгыч рәвештә кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Самолет экипажының осталыгы аркасында гына зур фаҗига булмый калды. Очкычларның кошлар белән бәрелешүе еш кына кабатланып тора. Халыкара гражданнар авиациясе оешмасы, дөнья буенча елына кошлар белән бәрелешүнең 5400 очрагы теркәлә дигән мәгълүмат бирә. Аларның кайберләре бик аянычлы тәмамлана. Мәсәлән, 1960 елда Бостон шәһәре аэропортыннан күтәрелә башлаучы самолет сыерчыклар көтүе белән бәрелешә. Самолетның өч двигателе сафтан чыгу аркасында ул 33 секундтан килеп төшә. Нәтиҗәдә 62 кеше һәлак була. Самолетка бәрелгән 75 сыерчыкның гәүдәсе табыла. Бүгенге көндә Русия буенча 241 аэропорт эшләп килә. Русия Транспорт министрлыгы аэропорт яннарында кошларны куркытуның яңа системасын эшләү өчен 5,6 миллион сум акча бүлгән. Бак дисәң, аэропортларда кошлардан саклану чаралары 30 ел элек эшләнгән документлар нигезендә башкарыла икән. Аэропорт хезмәткәрләре штатында орнитологлар, ягъни кошлар белән эш итә белүче хезмәткәр дә булырга тиеш икән. Бүгенге көндә эшләүче аэропортларның бары 15 процентында гына бу хезмәткәр бар. Кешеләр үзләре дә кошларны җәлеп итә. Аэропортлар янында оештырган чүплекләр аларны күпләп үзенә тартып тора. Транспорт министрлыгы кичекмәстән чүплекләрне очу зонасыннан алырга дигән күрсәтмә бирде.
Читайте нас: