Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 сентябрь 2019, 16:40

24 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 37 мәктәп автобусы – Башкортстанга шулкадәр яңа техника кайта

Русия Хөкүмәте төбәкләр өчен 1,55 мең ашыгыч ярдәм автомобильләре һәм 2,45 мең мәктәп автобуслары сатып ала.

Русия Хөкүмәте төбәкләр өчен 1,55 мең ашыгыч ярдәм автомобильләре һәм 2,45 мең мәктәп автобуслары сатып ала. Закупкалар Русия автомобиль сәнәгате предприятиеләреннән: «ГАЗ», «УАЗ», «Форд Соллерс Елабуга», «ПАЗ», «КАВЗ»-дан оештырылачак.
Башкортстанның сәламәтлек саклау системасына 14 ашыгыч медицина ярдәме (В классындагы) һәм 10 реанимобиль (С классы) бүленгән. Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы исә 30 машинага заявка биргән булган, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Республика өчен мәктәп автобуслары закупкасы 21-24 пассажир сыйдырышлы - 28, 31 пассажирдан артык сыйдырышлы – 1, 13-20 пассажир өчен тәгаенләнгән – 6, 10-12 пассажирга тәгаенләнгән 2 автобустан тора.
Читайте нас: