Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 сентябрь 2019, 03:56

Владимир Путин: “Без монда бер-беребезне мактарга килмәдек бит...”

РФ Президенты Владимир Путин төбәкләрдәге чиновникларга аларны кабат сайласыннар өчен нәрсә эшләргә кирәклеген әйтте.

РФ Президенты Владимир Путин төбәкләрдәге чиновникларга аларны кабат сайласыннар өчен киңәшләрен әйтте.
“Команда һәм коллективыңның эшен тиешле дәрәҗәдә оештыра белү зарур. Әгәр өлгерә алмыйсыз икән, эшләргә теләге булган алмашчы кешеләр табарга кирәк”, - бу сүзләрне Путин Иркутск өлкәсендәге ташкыннарда каза күргән гражданнарны торак белән тәэмин итүгә багышланган киңәшмәдә җиткерде.
Президент бу эшнең авыр икәнлеген аңлавын әйтте. “Мин барысын да аңлыйм, ләкин сез үзегез моны сайлагансыз, үзегез бирегә килгәнсез, ул гына түгел, сез бу вазифаларга сайланасыз да. Менә Юрий Владимирович (Кариха, Тулун мэры. – Авт.) тагын сайлауларда катнашачак, - диде Путин. – Сайлануның иң җиңел ысулы шушы – шәһәр һәм каза күргән халык өчен катлаулы вакытта үз эшеңнең нәтиҗәләрен күрсәтү”.
“Эшләгез моны!” – дип йөкләде Путин. Бу сүзләрне Путин Тулун шәһәре мэрына җиткерде. Ул Владимир Путинга ниндидер проблемалар хакында сөйләр урынга ... кинәт кенә дәүләт башлыгын мактый башлый. Путин аны: “Без монда бер-беребезне мактарга килмәдек бит”, - дип шелтәли.
Тулун шәһәре халкы белән аралашканнан соң Владимир Путин кешеләр белән эш алып баруның әлегә җайга салып булмавын әйтә.
Читайте нас: