Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 сентябрь 2019, 23:00

Заманча парклар бездә дә булачак!

1 сентябрь көнне Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендәге парк зоналарын төзекләндерү барышы белән танышты.

1 сентябрь көнне Башкортстан Республикасы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендәге парк зоналарын төзекләндерү барышы белән танышты.
Калинин районында ул гомум мәйданы 11 гектар булган “Беренче май” мәдәният һәм ял паркын карады. Бу паркны төзекләндерү ике этапка бүленгән.
Беренче өлешендә парктагы буаны чистарту һәм тирәнәйтү, җәяүлеләр, велосипед юллары салу, яшелләндерү, яктылыкны монтажлау планлаштырыла. Буа янында амфитеатр белән концерт мәйданчыгы булачак.
Икенче өлешендә спорт-күңел ачу зонасын эшләү карала. Анда балалар өчен уйнау комплекслары, батут мәйданчыклары, карусельләр, киенеп-чишенү бүлмәсе булган хоккей мәйданчыгы, тамашачылар өчен трибуна, скейт-парк булдырылачак.
Калинин районы хакимияте башлыгы Сергей Кожевников әйтүенчә, урындагы халык бу паркны ярата, үз итә. Бу районда 208 мең кеше яши. Парк янында ЗАГС бүлеге булу сәбәпле, аның янында Яшьләр аллеясы да ясау планлаштырыла.
Республика җитәкчесе төзүчеләрдән реконструкциянең кайчан тәмамлануы белән кызыксынды. Беренче өлешен ноябрьгә өлгертергә, ә тулысынча 2020 елда тапшырырга җыенуларын хәбәр иттеләр.
Радий Фәрит улы Орджоникидзе районындагы “Дубки” скверын да карап үтте. Быел көз анда тагын “Биюче торналар” фонтаны ачылачак. Монда да төзекләндерү эшләре алып барыла.
Радий Фәрит улы шәһәр властьларын хәвефсезлек эшләренә дә игътибарлы булырга өндәде. Күзәтү камералары, тәртипне саклаучылар булырга тиеш.
– Без заманча парк стандарты булдырырга телибез, - диде ул. – Соңыннан бөтен республика шуңа омтылырга тиеш. Заманча материаллар, кызыклы планировкалар, хәвефсезлек, паркларның күп функцияле булуы һәм әлбәттә, кешеләрнең фикере мөһим.
Читайте нас: