"Уфа-Арена" алдында "Вектор Некст" маркалы 180 автобусның ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Урта класстагы 90 автобус шәһәр ташулары, шулкадәр үк ( 90 автобус) шәһәр яны маршрутларында йөрер өчен тәгаенләнәчәк.
Чарада Хөкүмәт вице-премьеры вазифасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазифасын башкаручы Олег Полстовалов һәм республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов “Башавтотранс”ның 16 филиалы директорларына ачкычлар тапшырдылар.
Кайтарылган автобуслар уңайлылык һәм хәвефсезлек стандартларына туры килә. Алар тахограф, ГЛОНАСС, электрон рейс күрстәкечләре белән тәэмин ителгән.
Шәһәр ташулары өчен автобуслар инвалид кәнәфиләрен урнаштыру өчен мәйданчыклар белән тәэмин ителгән. Предприятиедә водительләр аз мобильле гражданнарны автобуска утыртканда һәм чыгарганда ярдәм күрсәтү буенча инструктаж үтә дип белдерделәр.
- Быел "Башавтотранс " барлыгы 527 автобус алачак, 418ен без алдык, ел ахырына кадәр тагы 109 зур класслы автобус киләчәк, шуларның 35е - дизель һәм 74е газ-мотор ягулыгында эшли. Алар барысы да Уфа маршрутларында йөриячәк. 2020 елның беренче кварталында тагын 62 автобус кайтачак, — диде "Башавтотранс" предприятиесе җитәкчесе Надир Сәмиев.