Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 август 2019, 03:03

Радий Хәбировның Instagram-аккаунты иң яхшысы дип табылган

Радий Хәбировның Instagram-ын иң яхшы губернатор аккаунты дип таныган.

«Петербургская политика» фонды Радий Хәбировның Instagram-ын иң яхшы губернатор аккаунты дип таныган. Рейтингка 8 сентябрьдә төбәк җитәкчеләре сайлауларында катнашачак губернатор һәм вакытлыча төбәк башлыгы вазифасын башкаручылар кергән, дип хәбәр итә «Коммерсантъ».
Виртуаль сайлау алды кампанияләренең “хит-парады” башында 330 мең язылучысы белән Радий Хәбиров тора. Барлыгы белгечләр 16 төбәктәге губернатор һәм “врио”ларның аккаунтларын бәяләгән.
Радий Хәбировның аккаунтында тикшерүчеләр “ярымшәхси чагу постларның республикада яшәүчеләр өчен актуаль мәгълүматлар” белән чиратлашып торуын уңай бәяләгән.
Иң яхшы аккаунтлар исемлегендә шулай ук - Санкт-Петербургның губернатор вазифасын башкаручы Александр Беглов, Чиләбе, Мурманск, Сахалин “врио”лары Алексей Текслер, Андрей Чибис һәм Валерий Лимаренко.
«Петербургская политика» фонды мәгълүматларына ярашлы, түрәләр арасында 2018-2019 елларда Instagram иң популяр социаль челтәр булып кала бирә.
Читайте нас: