Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август 2019, 21:23

Ишембай - алдынгылар рәтендә

Русия экология операторы ил күләмендә каты көнкүреш калдыклары җыеп аралаучы 165 комплексның эшчәнлеген тикшергән.

Русия экология операторы ил күләмендә каты көнкүреш калдыклары җыеп аралаучы 165 комплексның эшчәнлеген тикшергән. Ишембай шәһәрендә эшләп килүче “Эко-Сити” комплексы илдәге иң яхшы унбиш оешма исемлегенә кертелгән. Калдыкларны аралагач, кимендә 20 процентын икенчел продукция җитештерү өчен куллана алу төп таләп булып торган. Иң яхшылар исемлегендә Ленинград, Воронеж, Архангель өлкәләре һәм Ставрополь крае комплекслары бар. Башкортстанда 2024 елга кадәр 16 каты көнкүреш калдыкларын аралау оешмасы һәм 3 утильләштерү заводы сафка басарга тиеш.
Читайте нас: