Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 август 2019, 13:24

Бала өчен берни жәл түгел!

Яки балаларны мәктәпкә әзерләү чыгымнары үзгәрәме?

Соңгы ике елда икеләтә арткан, ди ул. Быел бер баланы мәктәпкә әзерләү өчен якынча 27 мең сум китте дип белдерүчеләр дә бар. Бу хаклар 2017 елдан арта килә. Ул вакытта уртача 12 мең 745 сум җиткереп булган.
Чыгымнарның иң зурысы портфель һәм киемгә тотыла. Рюкзак яки портфель хакы 3636 сумга баса. 2017 елда ул 1785 сум тәшкил иткән.
Спорт формасы белән аяк киеме, мәктәп формасы 13 431 сумга баскан.
Төбәгенә карап, кайдадыр әти-әниләр бер айлык эш хакының 46 процентын, кайдадыр 35 процентын шул мәшәкатькә тоткан.
Иң кыйммәткә төшкән төбәкләргә Ненецк, Ханты-Мансы һәм Чукотка автоном округы, Хабаровск крае керә.
Иң отышлы әзерлек Ингушетиядә күзәтелә. Анда уртача 8614 сумга сыешканнар. Акчаны сакчыл тотучылар сафын Калмык, Орел, Омск һәм Кострома, Саратов һәм Волгоград өлкәләре тәшкил итә.
Читайте нас: