Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 август 2019, 19:02

“Бәхетле сәгатьтә – “Алга” белән!

“Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе тест режимында “Бәхетле сәгать” акциясен эшләтеп җибәрде.

“Башавтотранс” дәүләт унитар предприятиесе тест режимында “Бәхетле сәгать” акциясен эшләтеп җибәрде. Аңа ярашлы, пассажир бер сәгать эчендә республиканың “Башавтотранс” автобусларында ташламалы шартларда йөри алачак. Автобуска беренче утыру 20 сумлык тариф белән башкарылса, 1 сәгать эчендә икенчесе бушлай булачак. Ягъни ике тапкыр автобуста йөрү өчен бер тапкыр гына түләргә дигән сүз бу.
“Пересадка” белән йөрүчеләр өчен бу бик уңайлы.
Читайте нас в