Барлык яңалыклар
Көнүзәк
22 август 2019, 12:51

Мәләвезләр сасы искә тончыга

Социаль челтәрләрдә кичәдән бирле мәләвезлеләр сасы искә зарлана.

Социаль челтәрләрдә кичәдән бирле мәләвезлеләр сасы искә зарлана. “Бу экологик катастрофа! Кошчылык комплексының тизәк саклагычыннан сасы ис килә. Йөзәрләгән тонна антибиотиклы утильләштерелмәгән тирестән коточкыч ис килә, бу бәла”, - дип яза бер интернет-кулланучы. Мәләвезлеләр юкка зарланмый булып чыккан. М.Гафури исемендәге кошчылык комплексының тизәк саклагычыннан чыннан да сасы ис килә.
Игеннәрне суккач, район аграрийлары басуларга ашлама чыгара икән, шул исәптән күркә комплекслары тизәк саклагычларыннан да.
“Хөрмәтле мәләвезлеләр, вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез, - дип мөрәҗәгать иткән шәһәр хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов. – Хуҗалыклар җитәкчеләре барлык агротехник чараларны бу атнада төгәлләргә вәгъдә бирде. Шәһәргә якын басуларга ашлама чыгару тәмамланды. Якын арада бу ис килмәячәк”.
Җирле матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Мәләвез комитеты анализлар өчен һава өлгеләре алган.
Читайте нас: