Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август 2019, 17:09

Торак мәсьәләсе: Башта - арендага, аннары сатып алырбызмы?

Башкортстанда якын киләчәктә яшь гаиләләргә арытаба сатып алу мөмкинлеге белән арендага торак бирәчәкләр, ди. Шул дөресме икән?

Сорау: Башкортстанда якын киләчәктә яшь гаиләләргә арытаба сатып алу мөмкинлеге белән арендага торак бирәчәкләр, дип ишеттек. Шул дөресме?

Руслан Нафиков.


Җавап: Әйе, балалы яшь гаиләләр өчен тәгаенләнгән яңа программаны республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы Госстрой белән берлектә әзерли, дип хәбәр итә бу уңайдан министр урынбасары Татьяна Глухова.

Чиновник ханым әйтүенчә, дәртләндерүче бу яңа чара яшь гаиләләргә таяныч күрсәтүгә юнәлтелгән. Чөнки, сер түгел, тиешле кереме, яшәү өчен уңайлы торак шартлары булмаганлыктан, яшьләр гаилә корырга һәм бәби алып кайтырга ашыкмый.

“Яңа чараның шартлары әлегә билгеле түгел, әмма бу мәсьәлә өстендә эшлибез. Ул барлык яшь гаиләләр өчен дә түгел, ә башлыча мохтаҗлар өчен булыр, ахры”, - дип ассызыклады Татьяна Борисовна.
Читайте нас: