Барлык яңалыклар
Көнүзәк
14 август 2019, 17:21

Күпме түләячәкләр?

Өченче һәм аннан соң туган балага акчалата түләүләр күпме булачак?

Сорау: Өченче һәм аннан соң туган балага акчалата түләү булачагы турында ишеттек. Шул хакта аңлатыбрак язсагыз иде.

Ирина Каюпова.


Җавап: 2019 елда Башкортстанда аз керемле күп балалы гаиләләргә җәмгысе 885 млн. сум түләү каралган – акчалата түләүне өченче яки аннан соң туган балалы гаилә парлары алачак, дип хәбәр итәләр төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

Әгәр сабый 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булса һәм ул гаиләдә өченче яки аннан соңгы бала саналса, акчалата түләүгә өмет итеп була. Шул ук вакытта гаиләнең уртача кереме бер балага яшәү минимумынан югары булырга тиеш түгел. Бу сан әлеге вакытта – 9480 сум.

Башкортстанда өченче яки аннан соңгы балага түләнәчәк сумма күләме – 8993 сум.
Читайте нас: