Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 август 2019, 15:11

Иң соратылган һөнәрләр!

Эштән кыскартулар дәвам итсә дә, иң соратылган һөнәрләр бар икән әле.

Эштән кыскартулар дәвам итсә дә, иң соратылган һөнәрләр бар икән әле. 2020 елда бик өметле булган егерме һөнәр турында сөйли белгечләр бу юлы. Димәк, киләчәктә эшсез калмас өчен яшьләр кайсы һөнәрләрне сайларга тиеш, карап -карыйк.

Финанслар аналитигы. Икътисадтагы иң яшь юнәлеш. Бу һөнәр иясенә финанс яки югары икътисад белеме, шул тармакта 2 ел хезмәт стажы, математик-аналитик акыл, камилләшү теләге булу җитә.

Биоинженер. Бик киңкырлы һөнәр. Кыскачарак әйткәндә, ДНК, РНК, вируслар, күзәнәкләр, микроорганизмнар кебек биологик объектларны тикшерә. Ул кеше югары (биологик, биохимик, химик) белемле (тәҗрибәсе булу мөһим түгел), аналитик акыл байлыгы булса зыян итмәс, укуга, үсешкә әзер булырыга тиеш.

Брокер. Инглизчәдән алганда «broker» - комиссионер. Кыйммәтле кәгазьләр белән эш итүче. Ул көненә бер миллион да эшләп ала. Брокер, финанс аналитигына охшаш һөнәр. Аларга карата таләпләр дә охшаш.

Сәүдә вәкиле. Иң соратылган һөнәрләрнең берсе ул бүген. Бер караганда, ул гади менеджер.

Супервайзер. Инглизчәдән тәрҗемә иткәндә «supervisor» күзәтүче. Төрле сәнәгать һәм сәүдә объектларының эшчәнлеген күзәтә. Супервайзер – ул мерчендайзердан бер баскыч өстә торучы һөнәр.

Мерчендайзер. Ул сәүдә залында товар тизрәк сатылсын өчен аның дөрес куелышы өчен җавап бирә.

Риэлтор. Күчемсез милек белән эш итүче.

Стилист. Бизәүче, матурлаучы. Ә бүген кешеләр аеруча матурлыкка омтыла.

График дизайнер. Бик актуаль һөнәр. Киләчәктә аңа сорату артачак, диләр.

Копирайтер. Бу заманча һөнәр. Заказ буенча текст язучы ул. Моның өчен каләм осталыгы һәм филологик, журналистика яки психологик белем нигезләре кирәк булыр.

Менеджер. Инглизчәдән «manager», идарәче яки идарә итүче. Ул эшне оештыра, юнәлтә, яңача стурктураларын һәм алымнарын булдыра.

Эколог. Тирә - як мохитне саклаучы законнар үтәлешен тикшерә. Киләчәктә бу һөнәрнең актуальлеге нилектән артуы билгеле.

Журналист. Басма һәм электрон матбугатның артуы бу һөнәргә сорату артуын раслый. Үзебез дә ышанмый торабыз, ләкин бу шулай. Чөнки журналист иң тирән, киңкырлы белемгә ия һөнәр иясе. Ул иң универсаль һөнәр.

Коллектор. Базар икътисады тудырган кредит, ипотека, процент, залог, заем кебек килгән яңа термин ул коллектор. Ул түләү вакыты узган бурычларны кайтаручы.

Контент – менеджер. Виртуаль системада эшләүче менеджер. Еш кына аңа сайт эшен алга алып бару бурычы куела.

Маркетинг һәм реклама буенча менеджер. Ул компаниянең реклама концепциясен төзергә һәм товар кемгә тәгаенләнгән, шул аудитория белән эшләргә тиеш кеше. Монда югары белем һәм тотып кына эшли башлау өчен 2 ел хезмәт тәҗрибәсе кирәк.

Офис –менеджер. Бу заманча сәркәтип кебегрәк һөнәр инде. Эш кәгазьләре белән эш итә, җәмәгатьчелек белән элемтә ныгыта, менеджер, идарәче бурычларын да йөкләтә.

Система администраторы. Ул компаниянең бөтен компьютерларының төгәл һәм төзек эшләвен тәэмин итә.

Программист. Бүгенге көндә иң мөһим белгечлекләрнең берсе. Эш хакы бик яхшы.

Һәм иң кызыгы, тиздән кирәкми башлаячак дигән машина йөртүче һөнәре, 2020 елда иң соратылганнар сафында! Ул әле популяр һөнәр булачак. Югары классы водительләр бик яхшы эш хакы ала.
Читайте нас: