Барлык яңалыклар
Көнүзәк
11 август 2019, 15:17

Кая туктасаң да штраф...

Шәһәрләрдә елдан-ел юл читенә туктап, машина калдыру авырлаша бара.

Шәһәрләрдә елдан-ел юл читенә туктап, машина калдыру авырлаша бара. Кая карама, туктап машина калдыруны тыя торган билгеләр урнаштырылган. Игътибарсызрак булсаң, машинаңны штраф тукталышына алып китүләрен көт тә тор.
Мәскәү өлкәсендә чүп контейнерлары янында машина калдырган өчен штраф кертергә уйлыйлар. Алар җыелган чүпне чыгарырга комачаулый, диләр Мәскәү өлкәсе депутатлары. Штраф күләме 5 мең сум күләмендә каралган. Мәскәү өлкәсендә “чыныгу” алган закон бар ил буенча кертелмәс, дип кем ышандыра ала?!
Читайте нас: