Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2019, 12:40

Кандракүлне дә пычранган, диләр

Экологлар Кандракүлне җиңелчә пычранган, дип таныган.

Соңгы вакытта республика сулыклары белән бәйле борчулы сигналлар ишетелеп кенә тора: күптән түгел Изәк елгасына, имеш тә, агулы матдәләр агызып, балыклар үлгән дип чаң кактылар. Хәзер экологлар Кандракүлне җиңелчә пычранган, дип таныган.
Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Кандракүл – иң күркәм, халык күпләп ял итә торган сулыкларыбызның берсе. Ул Үсән елгасы бассейнында урнашкан.
Ә ник ул пычранган соң? Республиканың Экология министрлыгы белгечләре әзерләгән докладтан күренүенчә, Кандракүл агросәнәгать комплексы объектларыннан, торак пунктлары территорияләреннән һәм рекреацион объектлардан сулар агызу нәтиҗәсендә пычрана икән.
Шулай да суда аммоний азоты, хлоридлар, тимер кушылмалары, органик матдәләр нормада, ди. Фенол, нефть продуктлары, никель, цинк, бакыр кушылмалары да табылмаган.
Читайте нас: