Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2019, 15:25

“Авдонский” хуҗалыгындагы туфрак агулы, ди...

Быел Уфа һәм Кырмыскалы районыннан алынган үрнәкләрдә нитратлар һәм цинк күләме ярыйсы ук зур күләмдә табылган, ди.

Басулардан мул уңыш алуның сере елның ничек килүенә дә, һава торышына да, туфрак торышына да бәйле булуын беләбез инде. Соңгысы хәтта иң мөһим фактор дисәк тә ярыйдыр.
Туфрак үрнәген даими алып, тикшереп торсалар да, быел Уфа һәм Кырмыскалы районыннан алынган үрнәкләрдә нитратлар һәм цинк күләме ярыйсы ук зур күләмдә табылган, дип хәбәр итәләр “Россельхознадзорның Башкортстан референт үзәге” белгечләре.
“Химик-токсикологик лабораториягә туфракның 16 үрнәге китерелде. Аларны дәүләт заданиесе кысаларында Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсе инспекторлары алды. Химик-токсикологик тикшерүләр туфрактан алынган 8 үрнәктә кеше өчен куркыныч булган химик матдәләр барлыгын күрсәтте”, - ди референт үзәгенең рәсми вәкиле Альберт Хисаметдинов.
Лаборатория белгечләре әлеге туфрак үрнәкләрендә агулы матдәләр һәм нитратлар күләмен ачыклау өчен барлыгы 128 тикшерү үткәргән. Нәтиҗә түбәндәгечә – Уфа районының “Авдонский” хуҗалыгы территориясеннән (28,8 гектар мәйдан) алынган 7 туфрак үрнәгендә нитратлар күләме җиде тапкырга күбрәк.
Кырмыскалы районы территориясеннән алынган туфрак үрнәге дә цинкның нормадан 2,5 тапкырга күбрәк булуын күрсәткән. Зарарланган участок мәйданы – 0,3 гектар.
Экспертлар әйтүенчә, рекультивация эшләре үткәрми, тергезми торып югарыда телгә алынган җир участоклары файдалануга яраксыз.
Читайте нас: