Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 август 2019, 17:21

“Проблеманы вакытында тотып алдык”

Радий Хәбиров соңгы көннәрдә республика халкында тирән борчылу тудырган Изәк елгасындагы экологик хәл уңаеннан “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә болай дип язды:

Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров соңгы көннәрдә республика халкында тирән борчылу тудырган Изәк елгасындагы экологик хәл уңаеннан “ВКонтакте” социаль челтәрендәге битендә болай дип язды:
“Проблеманы вакытында тотып алдык. Тиешле чаралар күрелде. Суүткәргечкә бернинди зарарлы матдәләр эләкмәде. Үзем дә краннан килгән, гади фильтр аша үткәрелгән суны эчәм. Пычратучы чыганакны, субъектны ачыкладык. Ул зыянны катлатачак. Мин боларны дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат агымын туктату өчен язам. Кемдер актив рәвештә экологик һәлакәт турында сүзләр тарата. Әгәр ул кешенең “хайповать” итәсе килсә – Ходай аңа судья. Әгәр инде провокаторлар эше булса – бу хәлне туктату чарасын күрәчәкбез”.
Читайте нас: