Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 август 2019, 12:01

Изәк пычрануыннан республика халкына берни дә янамый

Благовещен районында химик калдыклар агызылган җирдә акыллы дамба корганнар.

Благовещен районында химик калдыклар агызылган җирдә акыллы дамба корганнар. Полиэф заводындагы гадәттән тыш хәлне бетерү барышы белән Радий Хәбиров төзегән эшче төркем әгъзалары танышты.

Зарарлы матдәләр чыгарылган урынга комнан дамба төзегәннәр, ком өелмәсеннән тыш, җир астында махсус су үткәрми торган 2 метр тирәнлектәге мембрана тукыма җәелгән. Бу корылма ярдәмендә пычрак су Уфа суалгычы зонасына агып китми калган.

Су өлгеләре, туфрак һәм су асты катламнары анализлары үткәрү дәвам итә, белгечләр сүзләренчә, зарарлы кушылмалар микъдаре кимегән һәм рөхсәт ителгән нормадан артмый. Полиэф исә калдыкларны бетерү чыгымнарын үз өстенә алырга әзер. Бүгенге көндә бу вакыйганы табигатьне саклау прокуратурасы тикшерә.

“Даими үлчәү мониторинглары нигезендә республиканың барлык халкын, аеруча Благовещен районы һәм Уфада яшәүчеләрне, су сыйфаты начараю хәвефе юк,” – ди БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров. – Шулай булуга карамастан, коткаручылар яр буйларын тикшерүне дәвам итә. Алар белән янәшәдә генә ике палаткалар лагере урнашкан. Изәк буенда 3 көн буена зур турслет узган иде”

Валентина Сәфәрова, БР табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы белгече:

“Белгечләр туфрак анализлары нәтиҗәләре алдагы атна башында билгеле була дип белдерә. Әмма әле үк пычратылган туфракны утильләштерергә кирәклеге көн кебек ачык. Моны Полиэф җитәкчеләре тәкъдим итте, калдыкларны бетерүдә төп чыгымнарны да алар үз өстенә алачак”.

“Михаил Юрин, Полиэф акционерлык җәмгыяте генераль директоры:

“Койма яңгыр пычратылган җирне агызмасын өчен, без зарарланган туфракны җыеп утильләштереп карарбыз дигән фикергә килдек".





Читайте нас: