Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 август 2019, 15:07

Радий Хәбиров: Тәүлеккә ике тапкыр су сыйфатын тикшерәчәкбез

"Заманалар үзгәрүен аңласыннар өчен тагы күпме түрәне эштән азат итәргә тиеш соң мин?.."

Башкортстан республикасы җитәкчесе Радий Хәбиров Благовещен районындагы Изәк елгасындагы хәлләргә карата үз фикерен социаль челтәрләрендә белдерде. “Заманалар үзгәрүен аңласыннар өчен тагы күпме түрәне эштән азат итәргә тиеш соң мин? Нинди дә булса вакыйганы җәмәгатьчелектән, халыктан яшерергә маташу – файдасыз. Изәк елгасы пычрану турындагы хәбәрләр - шуңа мисал. Халыкка кичектермичә хәбәр итәр урынга җитәкчеләр дәшми калуны хуп күргән. Ләкин халык бит балык юкка гына кырылмавын аңлый. Бүгенге көндә БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җитәкләгән эшче төркем булдырылды. Роспотребнадзор Изәкнең Уфимкага кушылган урынында тәүлеккә ике тапкыр үлчәүләр үткәрәчәк. Уфаводоканал да шулай ук өстәмә саклык чараларын күрә.
Әлбәттә, зарарлы матдәләрне елгага агызганы өчен “Полиэф” закон буенча җавап бирәчәк һәм республикага китерелгән зыянны каплаячак. Ситуацияне яшерергә тырышкан түрәләр дә җаваплылыктан китмәячәк”, - дип яза Радий Фәрит улы үзенең “ВКонтакте” челтәрендә.
Читайте нас: