Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 август 2019, 03:39

Изәк елгасында нәрсә булган?

Шушы көннәрдә Уфада яшәүчеләрнең Whats App һәм башка мессенджерларына краннан су эчү зыянлы дигән хәбәрләр килде.

Благовещен районындагы Изәк елгасында экологик хәл акрынлап нормальләшә, дип хәбәр иттеләр кичә, 2 август көнне Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча төзелгән махсус эшче төркем әгъзалары. Әлеге төркем Уфимка елгасы кушылдыгы Изәк елгасының пычрануы сәбәпләрен җентекләп өйрәнер өчен булдырылган. БР Башлыгы хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Ринат Бәширов җитәкләгән эшче төркем составына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт комитеты, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, контроль һәм надзорлык ведомстволары җитәкчеләре керде.
Хәтерегездә булса, 27 июль көнне Изәк елгасында күпләп балыклар үлүе билгеле булган иде. Вакыйга урынына шунда ук күзәтчелек органнары һәм оператив хезмәтләр килде. Белгечләр судагы матдәләр кушылмалары буенча пычрату чыганагын ачыклады. Ул – терефталь кислота һәм полиэтилентерефталат җитештерүче “Полиэф” заводы.
“Химик матдәләр елгага эләгү сәбәпле, сулыкта биохимик реакция барлыкка килә, анда кислород азая. Шушы реакция балыкларның күпләп үлүенә китергәндер”, - экология министрлыгы белгече Валентина Сәфәрова.
Бәхеткә, Изәк елгасы тамагына бу компонентлар барып җитми. Суалгыч пычрату чыганагыннан күпкә югарырак урнашкан, һәм бу Благовещен районы белән Уфа шәһәрендә яшәүчеләр эчкән су сыйфатына бер йогынты да ясамаган.
“Изәк елгасыннан анализга алган су өлгеләрендә марганец, кислоталар һәм органик кушылмалар буенча күрсәткечләр нормадан артып киткән”, - ди экология министры урынбасары Елена Щекина.
Бүгенге көндә пычраткыч матдәләренең сулыкка эләгүе мөмкин түгел. Фәрит Гомәров сүзләре буенча, махсус төзелгән дамба предприятиедән килгән бар агымарны тоткарлап торачак. Әле җыелган сыекчаларны арытаба чистартып агызыр өчен суырту белән мәшгульләр. Бүгенге көндә анда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт комитеты вәкилләре эшли, эш процессына мониторинг үткәрәләр, “Полиэф” хезмәткәрләренең эше ике сменада оештырылган.
“Республикада яшәүче һәркемне, аеруча Благовещен районы белән Уфа шәһәрендә яшәүчеләрне эчәр суның сыйфаты начарланмады дип ышандыра алабыз”, - диде Фәрит Гомәров.
Эчәр суның сыйфатын “Уфаводоканал” вәкилләре, Роспотребндзор белгечләре даими тикшереп тора. Алар су анализларында бернинди тайпылышлар да юк, су барлык гигиена таләпләренә җавап бирә дип белдерә.
Изәк тә акрынлап нормага килә, суда кислород дәрәҗәсе күтәрелә.
Читайте нас: