Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 июль 2019, 02:20

Пенсия фондларында тикшерүләр башлана. Нәрсә булган?

В.В.Путин кушуы буенча, РФ Генераль прокуратурасы август аеннан пенсия фондларын тикшерә башлый.

Бу хакта генераль прокурор Юрий Чайка ведомствоның 2019 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясаган коллегиясендә белдерде.
29 майда, РФ Дәүләт думасында узган хөкүмәт сәгатенең пленар утырышында чыгыш ясаганда, пенсияләр исәпләгәндә хата җибәргән өчен 300 җинаять эше кузгатылуы турында белдергән иде.
Прокурорның парламентарийлар игътибарына җиткергән хәбәре буенча, 2018 елда сәламәтлек саклау, пенсия түләү законнары һәм инвалидларга бирелгән гарантияләр буенча 42 мең кешенең хокукы яклануы билгеле булды.
Читайте нас: