Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2019, 03:34

Русиянең хәрби-диңгез флоты куәтлеме?

Быел хәрби-диңгез флоты 15 кораб һәм хәрби катерлар белән тулыландырылачак.

РФ Президенты Владимир Путин илнең хәрби-диңгез флотын теләсә нинди дошманга каршы тора алырлык, дип белдерде Санкт-Петербургта хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан үткән парадта.
Дәүләт җитәкчесе флотны илнең хәвефсезлеген һәм милли интересларын ышанычлы тәэмин итә, диде.
Быел хәрби-диңгез флоты 15 кораб һәм хәрби катерлар белән тулыландырылачак. Диңгез авиациясенең, яр буе гаскәрләренең һәм базаларның инфраструктурасы камилләштерелә. Шулай ук, дөнья буйлап походларда йөрү тәҗрибәсе тергезелгән.
“Хәрби-диңгез флоты беренчеләрдән булып яңа техниканы үзләштерә. Алар дөньяда тиңе булмаган инженер һәм конструктор мәсьәләләрен нәтиҗәле эшли һәм куллана”, - диде ил башлыгы.
Читайте нас: