Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 июль 2019, 14:07

36 гаилә кичергән бәхет

Новобулгаковода сафка тапшырылмаган тагы 4 йорт бар әле. Аларны ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар.

Новобулгаково торак комплексында 36 гаиләлек янә бер йорт куллануга тапшырылды. Башкортстанның Төзелеш буенча дәүләт комитеты бу йортны июль ахырына тапшырырга вәгъдә биргән иде.
Ведомствода застройщик оешмага җылыту һәм су белән тәэмин итү инженер коммуникацияләрен тоташтыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк, дип белдерделәр. “Әлеге вакытта инженер системалары корылган. Газны яшәүчеләр шәхси исәпләрен ачкач һәм йорт эчендәге газ хуҗалыгы килешүләрен төзегәч җибәрергә планлаштырыла. Шәхси исәпләр исә өлешчеләр торакларын рәсмиләштергәч ачылачак. Суны җылыту челтәрен тоташтыргач кушачаклар”, - дип аңлаттылар Төзелеш буенча дәүләт комитетында.
Новобулгаковода сафка тапшырылмаган тагы 4 йорт бар әле. Аларны ел ахырына кадәр төзеп бетерергә планлаштыралар.
Читайте нас: