Уфа гражданнарны яклау идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, 63 яшьлек ир сулыкта коенган. Судан чыкканда кинәт егылган. Моны күргән коткаручы тиз генә ярдәмгә ташланган. Белгечләр ашыгыч ярдәм чакыртканнар, ләкин медикларны көткән арада ир аңын җуя һәм ниндидер моментта тын алмый башлый. Коткаручы, берничә мәртәбә йөрәк-үпкә реанимациясе ясап, өлкән ирне үлемнән алып кала. Сулык янына килеп җиткән ашыгыч ярдәм бабайны шәһәр дәваханәләренең берсенә салган.