Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 июль 2019, 04:06

Бензин хакы ник арта?

Ни өчен ягулыкка бәяләрне авызлыкларга ярамый?

Бу атнада ил президенты Владимир Путин Чиләбегә барды. Магнитогорск металлургия комбинатында хезмәткәрләр белән аралашканда аңа “ягулыкка хаклар арту нәрсәгә бәйле?” дигән сорау бирделәр.
Владимир Путин аңлатуынча, ягулык хакларын каты “авызлыклау” дөрес гамәл булмаячак, чөнки ул чакта нефть эшкәртүче предприятиеләргә инвестицияләр килмәячәк, булганнары китеп барырга мөмкин. Бу хәл Русиянең нефть эшкәртү базары үсешен тоткарлаячак. Өстәвенә, беркөн килеп, хаклар кинәт нык итеп күтәрелергә мөмкин.
Ил җитәкчесе әйтүенчә, быел, былтыргы белән чагыштырганда, ягулыкка хак нык артмады. Бәяләр күтәрелү инфляция күләменнән түбән, ди Президент. Быел инфляция 2,5 процент дәрәҗәсендә торса, ягулыкка хак арту 2 проценттан чак кына ким булган.
Шулай да бу өлкәне контрольдә тотарга кирәк дип белдерде ул. Ләкин хөкүмәт соң уянды, дигән фикердә Путин.
Читайте нас: