Барлык яңалыклар
Көнүзәк
18 июль 2019, 16:38

Пальма маеннан котылып булырмы?

Составында пальма мае булмаган берәр сөт ризыгы калдымы икән?

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин пальма маен льготалардан мәхрүм итәчәкләре турында хәбәр итте. Милли проектларны гамәлгә ашыру белән бәйле очрашуда ул депутатларга шул хакта сөйләде.
Халыктан пальма маена шикаятьләр күп килә. Кешеләр аның сәламәтлеккә зарарлы булуына, азык-төлекнең сыйфатын төшерүенә зарлана. Шуңа да пальма маена булган 10 процент НДС льготасын бетереп, яңадан 20 процентка кайтарачаклар.
Пальма маен сөт ризыкларында киң кулланалар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы сөт ризыкларына үсемлек майларын кушуны тыярга тәкъдим иткән иде инде. 2018 елның 1 июленнән сөт продуктларын маркировкалауның яңа кагыйдәләре үз көченә керергә тиеш иде, әмма сөт җитештерүчеләрнең тырышлыгы белән бу категорияне мәҗбүри электрон ветеринар сертификациясе үтәргә тиешле товарлар исемлегеннән алып ташладылар.
Читайте нас: